ПУТАЛЫ с. 1) Путасы булган. --- Хәбиб шәл якалы, путалы җылы пальтосының куен кесәсенә барышлый гына бер шешә алып салды. М.Мәһдиев. Путалы модный пәлтә алам дип, акча җыйды ---. Р.Батулла

2) Урта бер җиреннән путаны хәтерләткән, путага охшаган горизонталь сызык үткәрелгән. Менгәч, артына борылып, аста зәңгәр путалы морҗасыннан сыек төтен бөркеп утырган теплоходка, чемодан селкеп, сәлам калдырды. Э.Касыймов. Кызыл путалы зәңгәр машина – элеккеге еллардагы милиция машинасы. Ә.Гадел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә