ПУТАЛЛЫ с. 1) Путал белән капланган, путал йөгертелгән. Ал медале аның путаллы, Куандырды анай карчыгын. М.Җәлил. Озак та үтми, сары путаллы таякка таянып, --- Гарифулла карт, --- аның артыннан --- Өммегөлсем карчык --- автобус тукталышына якынлашып киләләр иде... А.Хәлим

2) Кырыйлары путал белән бизәлгән. Стаканым путаллы, Уң кулыңа тот әле, Алай бигүк эреләнмә, Вак-вак итеп йот әле! Җыр. Кара сакаллы берәү үзенең чапан бөркәнгән хатыны белән зур-зур путаллы тәлинкәләр сайлый. Ә.Фәйзи. Пәйгамбәр белән канатлы фәрештәләр сурәте төшерелгән, --- кызларга гына бүләк ителә торган путаллы открыткалар артына егетләренең рәсемнәре посканлыгын абайлавы да әллә ни кыен түгел. Р.-Н.Гүнтәкин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә