ПУТАЛ и. рус махс. 1. 1) Бакыр һәм цинк эретмәсеннән гыйбарәт ялган алтын. Һәм тикшерә башласаң, бик күп җирдә ул шулайрак икән: ак стенада ак таш, ак ташта сары язу. (Күбесенең сары путалы кубып бетә язган.) Ә.Еники. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының алтын путаллар белән бизәлгән зур заллары чагылып үтте. Р.Ишморатова

2) Шул эретмәдән гыйбарәт буяу. Батыргали агайны, исемен алтын путал илә язып, кыйммәтле рамкаларга куярга [кирәк]. Ш.Мөхәммәдев. Пөхтә җыештырылган, келәмнәр түшәлгән бүлмәнең диварларында кара өстенә ак һәм сары путал белән язылган Коръән аятьләре, шәмаилләр... Ә.Фәйзи

2. с. мәгъ. Шул эретмәдән ясалган, шуңа буялган. Өйнең эчке бүлмәләрендәге бөтен ишекләр орнаментлаштырылып көрән төстәге имәннән эшләнгән; түшәмнәрдә, уңмый торган кыйммәтле путал каймалар белән уратылып, художестволы табигать күренешләре сурәтләнгән. Ш.Камал. Кыз аз гына өрсәң дә очып китәргә торган путал кәгазьне бүрек эченә куя. М.Максуд. Инде менә бүлмә кояш нурына манылгандай балкып тора. Лимон кабыгы төсендәге ачык сары җирлеккә путал буяу белән кызыллы-сарылы өрәңге яфраклары төшерелгән. Г.Сабитов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә