ПУТА и. фар. 1) Озынча тукыма кисәгеннән гыйбарәт билбау; кушак. Хаҗи сәндерәгә менеп җиткәч, махсус пута белән үзен үзе бәйләде дә, кулына калын сүс аркан алып, шәмнәрнең күтәрелгәнен көтә башлады. М.Хәсәнов. Тимер рәшәткәле гөлбакча капкасы төбендә --- путаларына ялтыр хәнҗәрләр кыстырган зур гәүдәле ике абзый басып тора иде. А.Тимергалин. Толя, --- тимерчыбыктан ыргак ясап, шуңа сәләмә чүпрәк эләктерде дә --- мастерның халат путасына элеп куйды. З.Фәйзуллин 2) күч. Түбә тактасының түбәнге башы белән кәрниз арасына кадаклана торган юка агач |