ПУРКИ и. төр. иск. хурл. 1) Чакырылмаган җиргә, ашка, мәҗлескә садака алыр өчен йөрүче, соранырга яратучы кеше; сорыкорт (гадәттә, шәкертләр тур.). Пурки! Пурки! Нәрсәгә мәсҗеттә син тыңкышланып Сайрыйсың, Коръән ватасың, тук сыер күк мышнанып, Җомгадан соң кемдә аш барны сизә ак тешләрең? Соң теге көнге хәмелдән күп төшемме эшләдең? Г.Тукай. – Мин Питербурга пурки булып аштан-ашка йөрергә килмәдем, – дип әйтеп салмасынмы! Р.Батулла 2) Һәрнәрсәгә тыкшынучы, оятсыз, әрсез кеше. [Кыям:] Хәмит дус, мин сине рәтле генә кешегә хисаплап йөридер идем. Син дә оятсыз пурки икәнсең. Аманулла |