ПУРИТАНЛЫК и. 1) Пуритан карашлары, пуритан күзаллавы. Англиядә пуританлык таралгач, этикетка әхлак нормалары үтеп кергән. Тарих 2) Үз-үзен пуританнарча тоту, артык җитдилек, аскетлык. [Сергей] гыйффәтле кеше, --- әмма пуританлыгы белән ир-ат даирәсенә комачауламый иде. С.Баттал. --- 70 нче елларда АКШ рәссамнары, ниһаять, үз милли стильләрен урнаштыра башлыйлар. Бу стиль пуританлыктан һәм аскетлыктан ваз кичү, катгыйлыкка, төгәллеккә омтылуны билгели. К.Гыйззәтов. Чынбарлыкта, андагы базар мөнәсәбәтләрен пуританлык кагыйдәләре, җәмгыять ихтыяҗларына буйсындырып, аны тиешле чикләрдә тота. Ватаным Татарстан |