ПУРИТАН и. лат. 1. 1) ХVI–ХVII йөзләрдә Англия буржуазиясе арасында феодолизмга каршы юнәлдерелгән һәм башта англикан чиркәвен католиклыктан арындыруны максат итеп куйган дини-сәяси агым тарафдары. Пуританнар сәнгатьне, бигрәк тә аның театр төрен, кешеләрне бозыклык белән агулый торганчарак, дип бәяли торган булганнар. К.Гыйззәтов 2) Гадәттән тыш әдәпле, әхлаклы тормыш алып бару тарафдары. [Г.Ильяси] кызларга менә нинди пуритан тәрбиясе бирергә киңәш итә. Г.Рәхим 2. с. мәгъ. Гадәттән тыш әдәплелекне, югары әхлакны алга куйган |