ПУРИЗМ и. лат. 1) Әдәп кагыйдәләрен үтәүдә артык кырыслык. Урта гасырлар пуризмы 2) Телнең сафлыгын тәэмин итү максаты белән, чит телләр йогынтысыннан саклау, алынма сүзләрне, һәртөрле неологизмнарны булдырмау, булганнарыннан котылу сәясәте; тел нормаларын үтәүдә артык кырыслык. Пуризм – телне үзгәртмичә сакларга омтылу, телгә яңа сүзләрнең һәм алынмаларның керүенә каршы кирәгеннән артык көрәшү. Х.Сәлимов. Унҗиде процент татарның --- үз телен туган тел дип танымавы; пуризм күренешенең бик зәгыйфь булуы (чит тел сүзләрен кабул итмәү түгел, ә, бәлки, аларны графикасын һәм әйтелешен үзгәртми кабул итү) күзәтелә ---. Фән һәм тел |