ПУПАЛА’У ф. гади с. Сөйләү, сөйләшү. – Түти, ә сез кияү белән ничек аңлаштыгыз соң? – дип сорады егет. Күрше карчыгы --- кеткелдәп тә алды: – Ул үзенчә пупалый, мин үземчә әйтәм, аңламаганын кызым төшендереп бирә. Р.Кәрами. Ул тылмач вазифасын да үти иде, ахры, офицерга барысын да җиткереп бара. Югыйсә тегесе үзе дә русчаны шактый әйбәт пупалый иде. М.Әмирханов. Кул астында сүзлек булса, хәтта урысча да аз-маз пупалый беләм! Ф.Баттал Пупалый башлау Пупалый алу дәрәҗәсенә җитү. Ильяс шәкерт өйрәтте мине урыс теленә. Аннан соң, күпмедер пупалый башлагач, Өчнәвер Мәкчим белән тел кайрадым. Р.Сибат. Улым тугач, иң беренче алып биргән китабым «Гармунчы аю белән җырчы маймыл» булды. Аны мең дә бер кат укыткандыр миңа, аннан үзе хәрефләп пупалый башлады ---. Ф.Сафин |