ПУ’НКЦИЯ и. лат. мед. Авыруны билгеләү яки дәвалау максаты белән, организмга сыекча, һава, газ кертү яки аннан суыру өчен, тәнне кадап тишү. Палач врачлар аның өстендә эксперимент ясаганнар. Арка миенә пункция эшләп, ниндидер даруларын сынап караганнар. Х.Камалов. Ул миңа улымның үпкәсендә яман да усал, әшәке авыру – стафилококк ялкынсынуы башлануын әйтте, һич кичекмичә пункция ясарга кирәклеген --- аңлатты. Э.Шәрифуллина. Әле кичтән генә егерме яшьлек Косой җан тәслим кылды: пункция алганда арка миен имгәткәннәр. И.Сираҗи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә