ПУНКТУА’ЦИЯ и. лат. лингв. Тыныш билгеләрен кую кагыйдәләре системасы һәм тел белеменең шуларны өйрәнә торган тармагы. Ә язуда инде хәзерге орфография һәм пунктуация кагыйдәләренә буйсынырга мәҗбүрбез ---. И.Низамов. Өйрәнү материалы булып хезмәт иткән халык җырларының күрсәтелгән чыганаклардагы вариантлары, ягъни шундагы орфография һәм пунктуация сакланды. К.Миңнуллин. Әлбәттә, имла кагыйдәләре – грамматика, тыныш билгеләре кагыйдәләре – пунктуация, җөмлә һәм сүз төзелеше морфология һәм синтаксис дип тәгаенләнгән. Р.Зарипов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә