ПУНКТЛАП рәв. 1) Аерым пунктлар рәвешендә; пунктларга бүлеп. Әсәрнең беренче битендә үк Коръән аяте китерелү, нәтиҗәләрнең пунктлап, санап чыгу рәвешендә бирелүе – әлеге жанрга хас билгеләр. Фән һәм тел

2) Эзлекле рәвештә, тәртип белән; җентекләп. [Алар] бу [кагыйдәләр] дә мәктәпләр өчен төзелгән икәнен пунктлап исбат итәләр икән. Ф.Әмирхан. Авылда кануннарны интегеп язып тормаганнарын да белә ул. Тик аларны һәркем чамалый. Чама хисен югалтканнарга да пунктлап аңлатмыйлар: төшендерергә кыска гына бер җөмлә дә, кайчакта бер караш та җитә. Ф.Җамалетдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә