ПУНКТИР и. лат. 1. Нокталар яки сызыклардан гыйбарәт өзек-өзек сызык, тоташ булмаган линия. Кинәт төтен эченнән танкның куркыныч зур гәүдәсе килеп чыкты, ул инде берничә метрда гына иде, аның клёпкалар пунктиры белән шадраланган борты күзгә чалынып китте. Х.Камалов. Аның әйләнә-тирәсендә пәрәвез кебек туннельләрнең кара пунктир сызыклары җәелгән. А.Азимов

2. с. мәгъ. Нокталар яки сызыклардан гыйбарәт, өзек-өзек. Пунктир кәкре сызыклар ток тудырган магнит кырының көч сызыкларын күрсәтә. Магнетик күренешләр физикасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә