ПУНКТ и. лат. 1) Җир өстендә билгеле бер урын, нокта. Картага иелеп, связной әйткән пунктларны карыйм. И.Гази. Без – бергә юлга чыгып та, «а» һәм «б» пунктларыннан төрле вакытта кузгалган, гомергә очрашмаска тиешле юлчылар гына. А.Гыйләҗев. 6 км йөзеп үткәннән соң, ул ишкәкләрен көймәгә куя, һәм N пунктыннан чыгып 4 сәг. 30 мин тан соң, агым аны яңадан N пунктына кайтара. Алгебра

2) Кеше яши торган урын (авыл, шәһәр һ.б.). Ерак пунктлардан иген ташу, йөк йөртү атка йөкләнә. М.Гафури. Су басудан аеруча зыян күргән районнарда хәзер җир һәм һава транспорты эшләми, торак пунктлар төзекләндерүгә мохтаҗ, кешеләр утсыз утыра. Шәһри Казан. Ул көнне иртәнге сәгать 8.45 тә һәр пункттан --- берәр автобус берьюлы бәйрәм буласы урынга кузгала һәм бәйрәмнән соң кире алып та кайта. Татарстан яшьләре

3) Берәр эш-шөгыль өчен махсус җиһазландырылган урын. Авылда ул чакта медицина пунктлары юк. Ә.Баян. Нефть скважиналары белән читтән торып – диспетчер пунктыннан гына идарә итәргә тиешләр бугай... М.Хәсәнов. Анда иң беренче эш итеп милиция пункты ачарга туры киләчәк әле! М.Маликова

4) Рәсми эш кәгазьләрендә яки берәр текстта цифр яки хәреф белән билгеләнгән аерым статья, бүлек, параграф. – Конкурс шартларының берсе, квартира белән тәэмин ителә, дигән пункт иде, – диде Чәмәт. Х.Сарьян. Юк, Аркадий Модестович, анкетадан кайбер пунктларны әйтү ул әле кешене белү дигән сүз түгел. М.Хәсәнов. Шуңа күрә көндәлек план төзүнең төп принцибы шул: пунктлар никадәр аз күздә тотылса, шулкадәр яхшырак. В.Леви

5) Докладта, чыгышта, бәхәстә аерым фикер, мәсьәлә. Зөһрә туташ, бу пунктта мин сезнең якта инде. Ф.Әмирхан. Бу пунктта мин Вәгыйзов иптәш белән тулысынча кушылам. К.Тинчурин. Көн тәртибе 18 пункттан торды. Ватаным Татарстан

6) махс. Типография системасында хәрефләрне һәм буш калган урыннарны исәпләү берәмлеге (0,376 мм га тигез)

7) Берәр нәрсәнең үсешендә аерым момент. Кульминацион пункт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә