ПУМАЛАЛАНУ ф. Пумала кебек булу, тузгу. Бите-күзе тырналып беткән, чәчләре пумалаланган, киемнәре пычракта аунаган кебек. Казан утлары

Пумалалана башлау Пумалалану билгеләре күренү

Пумалаланып бетү Бик нык, бөтенләй пумалалану

Пумалаланып тору Пумалаланган хәлдә булу. [Курчакның] борыны озын, сары чәче пумалаланып, җилләнеп тора. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә