ПУМАЛА и. рус 1) Таяк очына бәйләнгән мунчала яки чүпрәктән гыйбарәт эш коралы. --- Сабира түти, стенага терәп куйган пумаласын тотып, чиләген күтәреп, яшьләр янына кузгалды. А.Әхмәтгалиева. Үзе чамасыз ябыккан, әйтерсең ел буена кеше яшәми торган утрауда көн күргән: сакал-мыек баскан, чәче мич төбе себерә торган пумала кебек... З.Вәли. Таштимерова һаман әле, иелгән килеш, резин итеген сулы пумала белән ышкый иде. М.Маликова 2) Нәрсәне дә булса буяу өчен, гадәттә кыска таяк очына утыртылган кыл бәйләме. Әңгәмәнең чамалы икәнен сизенгән директор, пумаласын буяуга манып, киндергә тагын ниндидер сызыклар төшерә башлады. Ә.Баян. Ядкәр буяу пумалалары табып куя, Гамил белән Таймас олифа алып кайталар ---. А.Тимергалин. Чоланда төрле-төрле пумалалары да, рәссамнарга кирәкле картон да ---, шактый күп буяулар да табылган. Р.Мирхәйдәров 3) күч. гади с. кимс. Тузгыган чәчле кеше, гадәттә хатын-кыз турында. Җитәр, пумала, әйт, дим, мин сиңа, кем тирес түкте? М.Әмир ◊ Пумала баш 1) к. пумала (3 мәгъ.). Уйладым, уйладым да шул пумала баш чырылдык кызларга әйтмәскә булдым. Н.Әхмәдиев. Әллә бу тишек эскәтерне төргәккә чынлап та пумала баш Зөлхәбирә тыкканмы? А.Хәлим; 2) кимс. Гомумән хатын-кыз турында. Аля – ирдән аерылган хатын, --- өйлән дип бәйләнми, кайбер пумала башлар кебек, нәрсәгәдер өметләнеп, егет күңелен кайтарырдай юк-бар таләпләр куймый ---. Р.Кәрами. Пумала тел Күп сөйли торган. Мәүлиха апага да ачуым зур иде. Пумала тел инде, нишләтәсең аны. А.Гыйләҗев |