ПУ’ЛЯ и. рус Мылтык, пулемёт, алтатар кебек утлы кораллардан ату өчен, озынча коник формадагы кечкенә снаряд; шуның патрон эчендә, гадәттә очлы башында була торган өлеше. Ә бу юлы кешеләр шул җиздән патрон ясаганнар. Эченә дары салганнар, башына кургаш пуля куйганнар. Н.Дәүли. Яктыра башлаган иде шул, ятып кына өлгерделәр, төрле яктан выж да выж пулялар оча башлады ---. А.Гыйләҗев. Әгәр пуля сезнең мәсьәләләрне шундук хәл итә ала икән, без аны нәкъ маңгаена утыртырбыз. Р.Мирхәйдәров ◊ Пуля кебек Бик тиз (эш-хәрәкәт темпына карата). Арабыздан бердәнбер ул, батыраеп, баскычлардан өскә менеп китте. Хәтәр биектән, үтәкүренмәле торбалар эченнән, борыла-борыла, пуля кебек атылып төште дә бассейнга чумды. М.Галиев. Сорау алучы абый җилкәләрен сикертеп аптырап торган арада, пуля кебек икенче катка атылдым. М.Әхмәтшина |