ПУЛЬТ и. лат. 1) Музыка коралында уйнаганда, ноталар кую өчен озын терәккә беркетелгән авыш тактадан гыйбарәт җайланма. Дирижёр пульт артына менеп басты. --- Оркестрда кереш музыка башланды. Ш.Хөсәенов

2) тех. Нәрсә белән дә булса идарә итү приборлары куелган урын (өстәл, стенд, колонка яки җайланма). Стенның өстен салдырып, плащын элеп куйды, үзен идарә пульты янына алып килеп урындыкка утыртты. А.Тимергалин. Разия пульт янына килеп аппаратларны тоташтырды, һәм нидер гөжли, зырылдый башлады. Р.Кәрами. Леонов --- эчкә карады һәм анда --- кинокамераны, шлюзлау системасының идарә пультын, камераның чирәп түбә кабыргаларын хәтерләтүче сырлы стеналарын күрде. Галәмгә юл



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә