ПУЛЬСА’ЦИЯ и. лат. 1) физиол. Йөрәк мускуллары кысылудан барлыкка килгән ритмлы кан тамыры тибеше

2) физ. Берәр күренешнең өзлексез кабатланулы үзгәреше (мәс., сыеклыктагы газ куыкчыкларының күләмнәре һәм формалары үзгәрүе). Бу мәсьәләгә кагылышлы кайбер фаразлар системасына тукталып китик: җилнең нормалаган уртача тизлеге даими ---; җил тизлегенең пульсациясе исәпкә алынмый; һава ламинар һәм яссы агым булып хәрәкәт итә. Фән һәм тел. Ток пульсацияләре. Түбән ешлыктагы пульсация



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә