ПУЛЬСАР и. ингл. астр. Космостан даими рәвештә төрле көчтәге радио, рентген, гамма импульслар җибәрә торган нурланыш чыганагы. Мин – тоташ ут: Аңлау кыен мине, Ир-хатынга җирдә еракмын! Әмма сизәм пульсар йолдыз белән Бергә типкән ритмын йөрәкнең! С.Гәрәева. Беренче биттә ул-бу юк: Үрмәкүч планетасы гуманоидлары Кыз йолдызлыгындагы ундүрт пульсар йолдызны урлаганнар. З.Мәхмүди. Беләсезме, Габбас абый, минем өчен шундый ике чыганак бар: аның беренчесе – үземә генә билгеле булган якты йолдызым – пульсарым, икенчесе – менә шушы гармун, музыка. Г.Гомәр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә