ПУЛЬС и. лат. 1) Йөрәк кысылып кан этәргән саен, артериаль кан тамырлары стенасының өзек-өзек тирбәнеше; тамыр тибеше. Ара-тирә Казан хирургының: – Капельницаны карагыз!.. Кан басымын күзәтегез!.. Пульс, пульс! – дигән сүзләре генә --- яңгырап китә иде. Р.Ишморатова. Тирән сулыш алмагыз, пошаманга да төшмәгез, кискен хәрәкәтләр дә ясамагыз, чөнки ул очракта пульс ешая, һәм һава күбрәк кирәк була. Сабантуй // Кан тамырларын капшап караганда, шул тирбәнешләр сизелә торган урын. [Командирның] пульсын карадым, йөрәге хәлсезләнгән булса да, сизелер-сизелмәс кенә тибә иде әле. Р.Мөхәммәдиев. Фельдшер аның пульсын карады һәм, башын чайкап, чемоданына үрелде. Р.Кәрами. Баш конструктор, үзе дә сизмәстән, үзенең пульсын тотып карады. Галәмгә юл

2) күч. Тормыш, хәрәкәт һ.б. ритмы, темпы. Паровоз төтеннәренә чумган Казан вокзалы күренде. --- Тегендә дә, монда да күмер төягән арбаларны этеп йөртәләр, паровоз ачы-ачы кычкырта, кайнар бәрәңге боламыгы сатучылар йөгерешәләр. Вокзал – шәһәрнең пульсы. М.Мәһдиев. Әнә шулай идеология пульсы белән сугарылып торган әдәбият мәйданына алтмышынчы елларда көчле дулкын булып Фәйзуллиннар плеядасы килүе табигый иде. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә