ПУ’ЛЬПА и. лат. 1) мед. Тешнең эчендәге йомшак матдә (аңа нервлар урнашкан була); теш йомшагы. Кариеслы тешне вакытында дәваламасаң, --- тора-бара процесс дентиннан теш йомшагы – пульпага күчә, һәм ул ялкынсына башлый. З.Хисамов. Бу очракта сызлау дәваламыйча да бетәргә мөмкин, чөнки пульпа үзенең сизү сәләтен югалта һәм авыру кеше тынычлана: табибка бармый. Туган як

2) иск. Җимешнең, орлыкның кабык эчендәге йомшагы

3) махс. Җир һәм тау эшләрен көчле басым астындагы су белән юдырып башкарганда барлыкка килгән масса – тау токымы яки балчык белән су кушылмасы. Битумлы катлам гидромониторның зур басымлы суы ярдәмендә киселә, тураклана һәм, пульпа булып, улаклар буенча шахта кәүсәсенең ишегалдына – камерага ага. Фән һәм тел

4) тех. Металлны аерып алу өчен, су яки башка эреткеч салып сыеклатылган вак руда



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә