ПУ’ЛЬМАН и. Уйлап табучы һәм җитештерүче фирма хуҗасы исеме белән йөртелгән пассажирлар вагоны төре. Бер тәүлек эчендә без, барлык боеприпасларны ташып, сигез пульман вагонына --- төяп тә куйдык. Ә.Еники. Иң гаҗәбе шул булды: без утырган вагон артындагы тузанлы пульманга болар да утырдылар. Н.Фәттах. Терлек азыгы әзерләү цехы ягыннан пульман вагоны кадәрле азык тараткыч таккан «Беларусь» тракторы күренде. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә