ПУЛЬВЕРИЗА’ТОР и. лат. Һава яки башка газ агымы ярдәмендә сыекчаны бөркү, сиптерү өчен кулланыла торган җайланма. Яңгыр бик вак ява; гүя яңгыр түгел, тик әллә кайдан караңгы ераклардан пульверизатор белән битләргә салкын су бөркеп торалар; вак су бөртекләре битләрне кытыкландыра, күз эчләренә керә. Ш.Камал. Баграт атна саен я бәллүр пульверизатор, яисә маймыл рәсеме төшкән галстук --- күтәреп кайта. М.Юныс. Буяу катнашмаларын сылау ысуллары: пумала, валик һәм пульверизатор белән, киптерү шартлары буенча − салкын һәм кайнар ---. Төзү материаллары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә