ПУЛО’ВЕР и. ингл. Гәүдәгә сыланып торган якасыз һәм каптырмасыз трикотаж кофта. Барысына да бүләкне Наташа үзе сайлап алды: әниләренә бик матур бәйләм кофта, әтиләренә пуловер ---. Р.Хәбибуллина. Чегәннәр әллә кайда ерактагы әмеркәнски «Монтана» тамгасы тегелгән ялган, ясалма свитер һәм пуловерлар сатып йөриләр икән. Р.Мирхәйдәров. Калын пуловерны салып, юкаракка алыштырырга кирәк, дигән уй белән, шифоньерның аскы киштәсеннән җиңел киемнәрне чыгарып, иртәгәгә әзерләп куйдым. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә