ПУЛЕМЁТ и. рус Пуляларны өзлексез һәм зур тизлек белән ата торган автомат корал. Гражданнар сугышы вакытында шулай без бер рота кызылармеец идек, җыеныбызга бер пулемёт, ике винтовка, патроннар да юк... Г.Кашшаф. Шунда ук тишекле кожухы еланны хәтерләткән немец пулёметын алып брустверга җайлады һәм атырга кереште. Х.Камалов. Әмир абый, җиргә чыбык белән сыза-сыза, йозакның пулемётта кай төштәрәк торуын сөйләп бирде. Д.Галимов |