ПУЛАТ и. рус Таштан салынган зур өй; таш сарай. Ул куйган бер хезмәтне санап түли башласаң, пулат салдырырга кирәк булыр иде. А.Гыйләҗев. Ай яктысында кешеләр Думпасның пулатын эзләп тапканнар да, ишекләрен ватып, яшереп куйган йолдызларны азат итеп, кире күккә менгезеп куйганнар. Р.Батулла. Дәүли моңарга эче пошып, кайчан да булса бер баегач, иркен пулатлар салу хакында хыялланып та йөри иде, әлбәттә. Г.Мөхәммәтшин |