ПУЛ I и. гр. иск. Акча, тәңкә. --- грек, Рим, Византия, я булмаса гарәп акча-үлчәү системасында барлыкка килгән казанышлар, драхма – дирһәм, статер – сатыр, фоллис – пул кебек атамалар төрки-татар акча-үлчәү системасында да чагылыш тапкан ---. А.Мөхәммәдиев. Без Җәгъфәр белән мунча хезмәткәренә ике пул акча тоттырдык та алгы чишенү бүлмәсенә үттек. А.Тимергалин. Төркиләр бакыр акчаларны гомумиләштереп, пул дип атап йөрткәннәр. Г.Мөгътәсимова |