ПУҖУМ и. рус диал. Йорт һәм бәрәңге бакчасы урыны; ихата (2 мәгъ.). Ташлыяр аръягында --- яшәп яткан ятим-ялпы хуҗалыклар да тиз-тиз авыл уртасында бушаган пуҗумнарга күченделәр ---. А.Гыйләҗев. Ике бертуган булган алар. Янәшә пуҗумда яшәгәннәр, өйләре өйгә орынып кына торган. Л.Ихсанова. --- әти илленче еллар башында Тукай урамының хәзерге 35 нче йорты урнашкан җирдән, халыкчан итеп әйтсәк, пуҗум алып, яңа өй җиткерде. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә