ПУ’ДРАЛАУ ф. Пудра сөртү; кершән ягу. Алар сәгать унберләргә кадәр --- рәхәтләнеп биеде, ә җырчылар бу арада сәхнә артында борыннарын пудраларга да, --- интервью бирергә дә – барысына да җитеште. Мәдәни җомга

Пудралап алу Тиз генә пудралау. Шулай дип алар аһ вә зарларын җиде кат күккә ашырырлар вә көзгегә карап борын өстләрен пудралап алырлар иде. Ә.Исхак

Пудралап җибәрү Бераз гына пудралау. Коендыргач, тирегә балаларга сибә торган порошок яки тальк сибеп, пудралап җибәрәләр. Тигез гомер итегез!

Пудралап кую Алдан ук пудралау

Пудралап тору Хәзер, шушы вакытта пудралау

Пудралый башлау Пудраларга тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә