ПУ’ДРАЛАНУ 1) төш. юн. к. пудралау. Пудраланган, кызыл иннекләр сөрткән Фатыймага арткы рәттә утыру авыр була. А.Алиш. Сәрвәр ханымның аз гына пудраланган бите буйлап яшь бөртекләре тәгәрәде. А.Гыйләҗев. Сәгыйдәнең дә артык тырышып пудраланган йөзе сөйкемсез булып тоела башлады. Г.Ахунов 2) кайт. юн. к. пудралау. Бу кыз нык пудраланырга ярата 3) Каты матдәнең бик ваклап төйгәннән соң пудрага әйләнүе. Шикәрне пудраланганчы төяргә |