ПУ’ДРА и. фр. 1) Биткә, муенга яга торган гаять вак һәм йомшак, күбесенчә хуш исле порошок; кершән. Мин әле сөрмә тарта, пудра яга белмим, әмма хушбуйның бик нәфис ислесен сөртергә яратам. Ә.Еники. Ефәк халат кигән хатын битенә пудра сөртте, чәчен тарап кабартты. М.Юныс. Пудра сөртмәсәң дә ап-ак булган йөзе хәзер кап-кара, касмакланган. З.Вәли

2) Нинди дә булса бер каты матдәнең (шикәр, күмер һ.б.ш.ның) бик ваклап төелгән рәвеше. Әзер алмаларга шикәр пудрасы сибәргә. Тигез гомер итегез!



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә