ПУ’ДИНГ и. ингл. кулин. Он, ярма яки эремчеккә шикәр, йомырка, май, төрле җимешләр, тәмләткечләр һ.б.ны кушып әзерләнә торган куе боткага охшаш ашамлык. Бераз уйлап торгач, кылана төшеп әйтте: – Бер порция сөләйман балыгы, шашлык, пудинг, зәйтүн җимеше, бер шешә сыра. М.Юныс. Вьетнамлылар аңардан кайнатма әзерли, европалылар ит яки балык ризыкларын әзерләгәндә куллана, инглизләр пудингларына имбир цукаты куша. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә