ПУ’ДЕЛЬ и. нем. Өч төрле зурлыкта – зур, кечкенә, карлик – һәм төрле төстә була торган, озын бөдрә йонлы декоратив эт токымы. Чио-Чио-Сан кушаматлы ак пудель – Полкан төркемендәге әнкә этләрнең иң яше, иң матуры. А.Хәсәнов. Кешеләр декоратив этләрнең дә 50 дән артык токымын чыгарганнар. Аларга төрле терьерлар, болонка, пудель һәм башка күп кенә токым этләр керә. Ф.Ибраһимова. Син болай ит: пудель ал. Үзе кечкенә, аз ашый, матурлыгы да бар. Ф.Зариф |