ПУБЛИЦИ’СТИКА и. лат. 1) Җәмгыятьтә барган мөһим икътисади, иҗтимагый-сәяси, мәдәни һ.б. вакыйгаларны яктырткан әдәби жанр. Фән һәм публицистика телендә алынмалар шактый киңрәк кулланыла ---. Р.Әхмәтьянов. Язма сөйләмдә мондый төп стильләр аерылып тора: эш кәгазьләре стиле, фәнни иншалау стиле, публицистика стиле. Х.Курбатов. Ул вакытта барыннан да элек язучылардан оперативлык таләп ителә. Шунлыктан сугыш елларында прозада публицистика һәм хикәя жанры өстенлек ала. Р.Зарипова

2) Иҗтимагый-сәяси әдәбиятның башка жанрдагы әсәрләрдә кулланыла, очрый торган үзенчәлекле сыйфатлары, элементлары. Язучы күп урында Бикташовны җанлы хәрәкәттә, бәйләнештә, җанлы сурәт итеп художество чаралары белән ачу урынына, турыдан-туры публицистикага бирелеп, аның идеяләрен сөйләп китә. М.Җәлил

3) җый., әд. Шул жанр әсәрләре. Газеталар да лирик шигырьләргә караганда публицистиканы күбрәк басалар. Л.Ихсанова. Үзгәреш җилләре исте, үзәк журналлардагы публицистикада авыл хуҗалыгына карата бөтенләй яңа фикерләр әйтелде ---. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә