ПУБЛИЦИ’СТИК с. 1) Иҗтимагый-сәяси мәсьәләләргә караган. Аның Казан, Оренбург, Уфа нәшриятларында --- байтак кына публицистик мәкаләләре дөнья күрә. М.Гафури. Матур әдәбият әсәрләрендә, публицистик әдәбиятта, матбугатта гади сөйләм сүзләре һәм диалектизмнар, персонаж сөйләмен бирү өчен, билгеле бер дәрәҗәдә кулланылырга мөмкин. Р.Йосыпов. Соңгы ярты гасырда һәрбер яңа китап-шигырьләр җыентыгымы ул, --- публицистик газет-журнал мәкаләсеме – иң элек Айрат кулына килеп керә иде. Р.Заһидуллина 2) Публицистикага мөнәсәбәтле, публицистикага хас. Очерк публицистик ялкынлылык белән язылырга --- тиеш. Г.Иделле. --- татар журналистикасы секциясендә Гази Кашшафның фәнни һәм публицистик мирасын өйрәнү --- юнәлешендәге фәнни эзләнүләр дә бәян ителде. И.Низамов. «Акай явы хикәяте» – XVIII гасыр татар әдәбиятының «Батырша гарызнамәсе» кебек үк көчле публицистик үрнәге. М.Әхмәтҗанов |