ПУБЛИКА’ЦИЯ и. лат. 1) Массакүләм мәгълүмат чаралары аркылы халыкка җиткерелү, дөньяга чыгарылу. Китапны публикациягә тәкъдим итәргә // Басылып чыгу факты. Закон публикация моментыннан алып гамәлгә кергән санала 2) Газета-журналда, китапта басылган, нәшер ителгән әсәр, хезмәт үзе. Утыз еллар «Казан утлары» журналында эшләгән чорымда, --- һәр сан чыгу белән аны укып, --- бер-бер кызыклы публикация турында иң беренче булып син шылтыратып сөйләшәсең, аннан инде редколлегия утырышларында янып чыгыш ясыйсың. Х.Миңнегулов. «Совет Татарстаны» газетасында безнең «Мулланур Вахитов мәкаләләре» дигән публикацияләребез бар. Р.Нафигов. Газетабыз «Татарстан Республикасында террорчылык һәм экстремистлыкка каршы тору» --- темасын яктырту буенча басма матбугат чараларындагы иң яхшы публикация» номинациясендә беренче урынга лаек булды. Шәһри Казан |