ПУ’БЛИКА җый. и. лат. 1) Театр, кинотеатр, парк һ.б.ш. урыннарга спектакль, фильм, концерт һ.б. тамаша карар өчен җыелган кешеләр, тамашачылар. Гәрәй һәм тагын ике егет бергәләп матрос булып биеделәр. Публика барысына да котырып кул чапты. И.Гази. Өч матадор, алты үгез... Ике сәгать вакытта без Үлем уены осталарын Күзәтергә бүген тиеш. Публиканы сокландырып, Үлем белән уйнап, алар Хәзер мәйдан тотачаклар. Р.Гаташ. Көндезге, кичке аш хисабына артистлар җырлап, уйнап, шигырь сөйләп, публиканың күңелен ачарга тиеш булалар. Р.Батулла

2) шаярт. Нинди дә булса бер уртак билге буенча берләшкән аерым кешеләр төркеме; җәмәгать. Ә хәзер аны публика таныды, ул зур гына чин алуга иреште. Ә.Баян. Ахунов «Хәзинә» дигән романы белән --- русча укый торган публика алдында да ике кабат әйбәт сынау бирде. Х.Сарьян. Мин Дөбъязга маймыл сурәте төшерелгән галстук тагып кайттым. Дөбъяз халкы – бик нәзберек, зәвыклы публика, андый купшылыкны бер дә килештерми. А.Хәсәнов

3) сөйл. Җыелган халык, кешеләр. Вагон эчендәге публиканың үзара мөнәсәбәте яхшы ук үзгәргәне күренә. Г.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә