ПУАНСОН и. фр. тех. Металлны кысып эшкәртү өчен, штампның кабарынкы өске кисәге. Син дә бит әле кичә генә бер пуансонны тимерчелектә яндырдың. Оныттыңмыни? А.Расих. Европада Урта гасырларда, тәңкә сугу өчен, һәр хәрефкә аерым эшләнгән штемпель – пуансон да кулланганнар. А.Мөхәммәдиев. Пуансон белән матрица бергә ябылгач, пресс формада алыначак эшләнмәгә тәңгәл аралык барлыкка килә. Төзү материаллары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә