ПСОРИАЗ и. гр. мед. Нигездә тирене зарарлый торган йогышсыз хроник авыру, дерматоз. Халык телендә «утлы су» дип йөртелә торган мацеста шифалы суының --- псориаз, экзема, нейродерматит, ихтиоз кебек тире бозылуларына, ашказаны, эчәкләр борчуларына файдасын күрәләр. Т.Нәҗмиев. Шулай бер дәрестә тире авыруларын үткәндә, минем кырыемда утырган Миша Соловьёвны псориаз авыруының билгеләрен сөйләргә бастырды. Г.Галиев. Псориаз белән экзема да йогышлы тире авыруларына керә дип уйлаучылар бар. Ирек мәйданы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә