ПСИХРО’МЕТР и. гр. Һаваның температурасын һәм дымлылыгын үлчи торган прибор. Апа белән шушы сөйләшүдән соң әти термометрлар алып кайтты. Апам, иң төгәл күрсәтә торган икесен сайлап, теге психрометр дигән нәрсәне ясады. Ф.Яруллин. Һаваның чагыштырма дымлылыгын ике термометрдан торган психрометр ярдәмендә төгәл билгеләргә була. Техник термодинамика |