ПСИХОФИ’ЗИК с. Психофизикага бәйле, асылы психофизика булган. --- дәресләр челтәре балалар мәнфәгатеннән һәм мөмкинлегеннән чыгып төзелә; дәресләрнең озынлыгы танып белү бурычларыннан, психофизик зарурлыктан, санитария-гигиена нормаларыннан чыгып билгеләнә. Ә.Хуҗиәхмәтов. Чын трагик артист – психофизик яктан сирәк очрый торган, аерым бер үзенчәлекле сыйфатка ия кеше. М.Арсланов. Тонус түбәнәю, астения – психофизик кәефсезләнүләрнең иң күп таралганы, аның төрле-төрле эчке көйсезлекләр нәтиҗәсендә булуы мөмкин. В.Леви



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә