ПСИХОТЕ’ХНИКА и. гр. иск. Практик психологиядә кешенең берәр эшкә, профессиягә яраклы булу-булмавын билгеләү алымнарын өйрәнә торган тармак. Психотехника ул үзе – Америкада туган нәрсә, аны уйлап чыгаручы һәм гамәлгә куючы, ялгышмасам, Тэйлор дигән бер инженер булган. Ә.Еники. Тирән профессиональ белеме һәм врач буларак бай тәҗрибәсе авторга практик психотехниканың бик нечкә мәсьәләләрен аңлатырга, --- аларны ышандырырлык итеп дәлилләргә мөмкинлек тудыра. В.Леви



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә