ПСИХОТЕРАПИ’Я и. гр. Авыруларны психикага тәэсир итү алымнарыннан (гипноз, үгет бирү, күңеленә салу һ.б.ш.) файдаланып дәвалау методы. Үзгәртеп кору чорында экстрасенсларга зәңгәр экраннар аша тулы бер ил халкы өстендә психотерапия сеанслары уздырырга форсат бирелде. Р.Зарипов. Минем үземчә, аеруча киеренке игътибар таләп иткән эшемдә (психотерапия сеансларында) медитацияләр гадәттән тыш зур ярдәм итәләр. В.Леви. Хәзерге заман медицинасының психотерапия дип аталган тармагы белән безнең бабаларыбыз бик күптәннән шөгыльләнгәннәр һәм шуның тәэсирендә шифа да тапканнар ---. Татар милли педагогикасы |