ПСИХОПАТ и. рус 1) Психопатия белән авыручы кеше; псих. [Шәехмирза:] Менә, профессор әфәнде, шаһит булыгыз, менә бу шифырт хәлфә кисәге мине ахмак, психопат дип тәхкыйрь итте. К.Тинчурин. 1917 елның апрелендә «Богаулар өзелделәр» мәкаләсендә Русиянең элекке шәркый цензоры В.Д.Смирновка «кара вә ахмак психопат» дип бәя биргән әдип, совет хөкүмәтен һәм аның мәдәни сәясәтен Смирнов дәвереннән дә котсызрак дип атый ---. Р.Әмирхан 2) күч. Үз-үзен тота алмаучы, дуамал кеше. «Бу психопат антеннаның коллекторын ваткандыр», – дип уйлады капитан. А.Тимергалин |