ПСИХОНЕВРОЛО’ГИЯ и. гр. Медицинаның психик һәм нерв авыруларын өйрәнү һәм дәвалау белән шөгыльләнә торган тармагы. М.Вахитов психоневрология институтында укый. Р.Нафигов. Мулланур да артык чишелеп китмәскә тырышып җавап бирде: – Мин Санкт-Петербургның психоневрология институтында укыганда ук сәяси түгәрәкләргә йөрдем. С.Поварисов. Күптән түгел Мәскәү өлкәсендә психоневрология хастаханәсендә янгын чыгып, 38 кешенең гомере өзелде. Мәдәни җомга |