ПСИХОЛО’ГИЯ и. гр. 1) Рухи, психик эшчәнлекнең закончалыкларын, үсешен, формаларын өйрәнә торган фән. Иң авыры рус теле, дибез. Юк, алай түгел, иң авыры – психология! М.Мәһдиев. Хәзер социаль психология бик модада. «Үз канатың астындагы микроклиматны тирәнтен белү бик тә әһәмиятле», – диләр. Э.Касыймов 2) Аерым бер эшчәнлекнең шартлары булып торган психик процесслар җыелмасы. Грета медик дипломы алгач, без аның философияне һәм хайваннар психологиясен өйрәнә башлавын ишеттек. А.Тимергалин. Ахыр чиктә ул: «Халык артык үсенеп китмәсен өчен, коллык психологиясен саклау өчен махсус шулай корылгандыр бу», – дигән нәтиҗә чыгарды. М.Маликова. Төп сәбәпне безнең үзебездән, үзебезнең милли холкыбыздан, психологиябездән эзләргә кирәк. Р.Зәйдулла 3) Психика, характер үзенчәлекләре, рухи халәт. Сазаган кызның психологиясе үзенчә. Ш.Галиев. Шул фәлсәфә Тараканов кебекләрнең психологиясенә әйләнгән ---. А.Хәлим. Аның логик фикер йөртүе, төрле категория кешеләренең психологиясен нечкәләп белүе күп кенә хезмәттәшләрен сокландыра. Ф.Вәлиәхмәтов |