ПСИХОЛО’ГИК с. 1) Психология белән бәйле, психологиягә мөнәсәбәтле. Фрейд – психология фәненә, аның психологик медицина тармагына мөһим өлеш керткән галим. К.Гыйззәтов. Ул [Дональд Кент Слейтон] термобарокамерада --- күп баскычлы катлаулы сынаулар үтә, уннарча психологик тестлар, телдән һәм язма имтиханнар тапшыра. Галәмгә юл. Иң яхшысы: авыр вакытта таянырлык, гаиләне саклап кала алырлык яхшы белгечләр әзерләсеннәр, психологик ярдәмнәр булдырсыннар. Ирек мәйданы 2) Кешенең рухи халәтенә, психикасына бәйле. Алар инде көрәшә, шул рәвешле үз-үзләрен көрәшкә әзерли, бер-берсенә психологик басым ясарга, куркытырга телиләр. Р.Мөхәммәдиев. Кешенең психологик халәте тәүлекнең төрле вакытында төрлечә була. Ш.Галиев. Әмма психологик барьер аша ничек үтәргә, салкын мөнәсәбәтләрнең элекке бозын ничек эретергә, ничек уртак тел табарга? Галәмгә юл 3) Кеше психологиясен белүгә нигезләнгән, кешенең эчке дөньясын ача, күрсәтә торган. Закирны соңгы актта психологик яктан бай, җанлы образ итеп, бөтен тулылыгы белән күрсәтергә кирәк. М.Җәлил. Психологик анализ (психологизм) – киң мәгънәдә кеше характерын, психологиясен тикшерү. Сөембикә 4) әд. Персонажларның психологиясен тирәнтен сурәтләүгә корылган. Җәләш, иҗтимагый бер тип булудан бигрәк, психологик характер итеп бирелә. Г.Нигъмәти. Көчле психологик романнар язучы Фёдор Достоевскийга гашыйк булуым өчен дә мин Фатих абыйга бурычлы. Х.Сәлимҗанов |