ПСИХОЛОГИЗМ и. рус 1) Фәлсәфәнең нигезе итеп субъектив психологияне алган идеалистик юнәлеш. Психологизм инглиз фәлсәфәчесе Дж.С.Милль тарафыннан да хупланган 2) әд. Кешеләрнең рухи кичерешләрен, психологиясен тирәнтен сурәтләүгә, нечкәләп анализлауга нигезләнгән иҗат алымы. Исәнбәт драматургиясендәге психологизм, Исәнбәт әсәрләрендәге каһкаһәле сатира Марсельнең иҗат мәсләгенә бик тә якын, бик тә тәңгәл килә иде. Р.Батулла. Әсәрләрдәге мавыктыргыч сюжетка корылган вакыйгалар тирән фәлсәфә, нечкә психологизм аша сурәтләнә. Г.Якупова. Драматурглар актив рәвештә шартлы алымнарга, символик-метафорик күренешләргә, мифологик дөнья сурәтләренә, психологизм алымнарына һ.б.га мөрәҗәгать итә. Ә.Закирҗанов |