ПСИХО’ЛОГ и. гр. 1) Психология белгече. Әнә Көнбатышта һәркемнең үз психологы бар. М.Маликова. Психолог Һашим кереп, аларның җанлы әңгәмәләрен бүлдерде. А.Тимергалин. Әгәр дә янәшәңдә --- Рәшит Хисмәтуллин шикелле тәҗрибәле психолог белгеч бар икән, ялгыш юлга борылсаң да, бик тиз турысына чыгарыр. Язмышлар яңарганда

2) Башка кешенең эчке халәтен сизә, тирәнтен аңлый белә торган кеше. Яшь кенә булуына карамастан, нинди оста психолог бу Нәсимә! Ничек ансат тотты бит каракны. М.Мәһдиев. --- Әхмәт коеп куйган белгеч кенә түгел, әле психолог та: кемне кем белән, нинди эшкә куярга икәнен яхшы чамалый. Ватаным Татарстан. --- мин укытучы юлын сайламадым, чөнки, беренчедән, моның өчен бик зур психолог булырга кирәк, икенчедән, балалар белән эшләү – аерым тормыш ул. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә